Күп кенә йортсыз этләрнең кайчандыр йортлары һәм хуҗалары булган. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында хайваннар урамда кала. Аларның көчекләре шунда туа. Этләр ашату урыннарына җыела һәм, кешеләр, бигрәк тә балалар өчен куркыныч тудырып, үз территорияләрен саклый башларга мөмкин.
Без, халык буларак, нәрсә эшли алабыз?
Үзегезнең хайваннарны чиплагыз һәм теркәгез.
Әгәр хайван югала икән, чип аны тиз генә өенә кайтарырга ярдәм итәчәк. Процедурага «Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ: Питрәч авылы, Төзүчеләр урамы, 4, телефон: +7(843)673-12-56 шалтыратып белегез.
Йорт этләрен үзләрен генә чыгармагыз!
Эт бәлагә эләгергә, юл-транспорт һәлакәте сәбәбе булырга яки башкаларга зыян китерергә мөмкин.
Кирәкмәгән үрчем барлыкка килүне контрольдә тотыгыз.
Стерильләштерү-популяцияне контрольдә тотуның иң нәтиҗәле ысулы. Стерильләштерелгән хайваннар агрессиягә һәм сукбайлыкка азрак тартыла.
Хайваннарны ташламагыз!
Әгәр дә сез хайванны бүтән тота алмыйсыз икән, аңа яңа йорт табыгыз. Хайванны беркайчан да урамда калдырмагыз-бу рәхимсез һәм куркыныч.
Этләрне "мәктәп маршрутларында" - балалар мәйданчыклары, социаль объектлар янында һәм тукталышларда ашатмагыз‼️