Бәйрәмгә Питрәч районыннан 1500 укучы чакырылган иде. Алар-уку отличниклары, олимпиадаларда, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр, волонтерлар, активистлар.
Бәйрәмдә район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Россия Герое Иван Додосов гаиләсе белән катнашты.

50 укучыга район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунакларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.
Төп бүләк - районыбызның иң яхшы иҗат коллективлары катнашында «Конек-горбунок» музыкаль-әкият тамашасы.
