MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә алырга мөмкин. Мәсәлән: 

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләү;
- ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
 врачка язылырга.

    Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International