Алар, гадәттәгечә, җиде авылда урнашкан.
19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Питрәч районында традицион суга чуму йолалары җиде авылда оештырылачак.
Барлык урыннар да әзерләнгән, алар 18 гыйнвар киченнән төн уртасына кадәр руханилар тарафыннан изгеләндереләчәк. Хакимият органнары һәм ашыгыч хезмәтләр коенучыларга сак булырга, җылы кием һәм аяк киеме турында алдан кайгыртырга, шулай ук үз сәламәтлекләрен дөрес бәяләргә киңәш итә.
Махсус җиһазландырылган һәм әзерләнгән объектларны гына сайлагыз. Халык куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, райондагы ачык сулыкларда – күлләрдә, елгаларда, буаларда – суга чуму урыннары каралмаган. Барлык чаралар да бары тик купельләрдә һәм чишмәләрдә генә оештырылган.