2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча пилот проектында катнашучылар санына керде

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча Россия Социаль фондының масштаблы пилот проектында катнашты.

Татарстан белән беррәттән, программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Краснодар крае катнашты.

Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр «инвалид бала»категориясе бирелгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп коралы-электрон сертификат. Аның акчаларын сайланган оешманың төп 21 көнлек тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, ә баланың үзенә дә, аны озатып йөрүче затка да яшәү һәм туклану чыгымнарына да тотарга мөмкин.

Электрон сертификат проактив режимда формалаштырыла, фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә, аерым гариза бирү кирәклегеннән башка автомат рәвештә чыгара.

МСЭ учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын билгели, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына җентекләп мәгълүмат бирә. Законлы вәкилләргә тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын үз төбәгендә дә, федераль үзәкләрдә дә аңлаталар, шулай ук хезмәтләр исемлеге, курс эчтәлеге һәм электрон сертификаттан файдалану кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр.

Сертификат законлы вәкилнең «Мир» картасына рәсмиләштерелә.Тернәкләндерү хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләнгәннән соң 12 ай эчендә Файдаланырга кирәк.

"Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү уздыру урынына бару белән ярдәм күрсәтүне күздә тотты. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата– ана СФР клиент хезмәтенә тимер юл транспорты белән тәэмин итү яки шәхси автомобильне кулланганда чыгымнарны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итә ала», - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International