Питрәч туган якны өйрәнү музее төрлелеге һәм экспонатлар саны буенча авыл музейлары арасында иң бай музейларның берсе булып тора. Музейның гомуми фонды 19783 берәмлек экспонат тәшкил итә, шуларның 13710ы-төп фонд. Төп фондның барлык предметлары Россия Федерациясенең Дәүләт каталогында теркәлгән.
Безнең музей төрле юнәлешләр буенча актив эшли. 2025 елда гына да музей 118 күргәзмә һәм 93 массакүләм чара үткәргән. Коллектив яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен алып бара, район мәктәпләре буенча күчмә музей дәресләре үткәрә, чыгышы белән танылган кешеләр турында мәгълүмат җыю һәм гомумиләштерү эшен алып бара , Әфганстан һәм Чечен интернациональ конфликтларында, Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларны системалаштыра, төрле мастер-класслар үткәрә, Бөтенроссия һәм төбәк фестивальләрендә, акцияләрендә катнаша.

