2025 елда Татарстан Республикасы «Экологик иминлек»милли проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе статусын саклап калды. Табигатьне саклау чараларын финанслауның гомуми күләме 16,8 млрд сум тәшкил иткән, шуның 606,1 млн сумы илкүләм проект кысаларындагы чараларга туры килә, ә 15 млрд сумнан артыгы республика предприятиеләре тарафыннан финансланган.
Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (объектның гомуми әзерлеге – 92,7%) һәм Яр Чаллыдагы Мәләкәс елгасын чистарту мөһим юнәлешләр булып тора. «Урманнарны саклау» проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм техниканы модернизацияләү өчен 111 млн сумнан артык акча үзләштерелгән. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу буенча дәүләт программасы кысаларында өстәмә рәвештә 74 максатчан чара гамәлгә ашырылды.
Җирле бюджетлардан һәм экологик түләүләрдән файдалануга аерым игътибар бирелде, бу 527 млн сумлык 296 табигатьне саклау чарасын башкарырга мөмкинлек бирде.
2026 елга Министрлык ләм кырларын эре рекультивацияләүне төгәлләү, экологик мониторингны модернизацияләүне дәвам итү һәм федераль структуралар белән берлектә «Экологик иминлек» милли проектының стратегик ориентирларына таяну бурычын куя.
Telegram-каналы татмедиада иң мөһим һәм кызыклы булганны күзәтегез
Татарстан яңалыкларын МАХ милли мессенджерында укыгыз: https://max.ru/tatmedia