2025 елда Татарстанда 900 меңнән артык кеше диспансеризация узган. Тикшерелгәннәрнең 20% тан артыгы сәламәт дип танылган.

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елда профилактик чаралар барышында 108 028 авыру ачыкланган (85% диспансер күзәтүенә алынган). Шулардан 1524 яңа яман шеш очрагы расланган.

Тикшерелгәннәрнең 20% тан артыгы сәламәт дип танылган. Һәр 10 нчы кешедә теге яки бу авыру үсеше куркынычы ачыкланган.

Республикада диспансер исәбендә барлыгы 1,2 миллионнан артык кеше тора. Диспансер күзәтүе кысаларында 2025 елда 900 меңнән артык кеше медицина хезмәте алды.

Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен диспансерлаштыруны республиканың репродуктив яшьтәге (18-49 яшь) 450 000 нән артык кешесе узды, тиешле яшьтәге халыкның 32% ы колачланды.

Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Ике ел эчендә күләмнәр 2 тапкырга диярлек арткан. Диспансерлаштыруның 2 нче этабына каралганнарның 10% тан артыгы җибәрелгән.

Татарстан Республикасында 27 күчмә мобиль комплекс эшли, шуларның бишесе – мобиль поликлиникалар, алар ярдәмендә авылга югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре чыга.

2025 елда Татарстан авылларына 90 мең сәфәр оештырылган.

Соңгы биш ел эчендә мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка барып, 190 мең пациентны карап чыктылар, 326 мең кеше кабул ителде, 25 145 яңа авыру ачыкланды.

Соңгы 5 елда мобиль комплексларга керүчеләрнең уртача еллык саны 3,5 тапкырга арткан.

Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты буенча, репродуктив диспансеризация – «Гаилә» милли проекты буенча үткәрелә.

Telegram-каналы татмедиада иң мөһим һәм кызыклы булганны күзәтегез

Татарстан яңалыкларын МАХ милли мессенджерында укыгыз: https://max.ru/tatmedia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International