«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларыннан берсе — юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә юлларда җәяүлеләр кичү урыннары, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юллар министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Татарстанда проектны гамәлгә ашыру барышында узган ел 2877 юл билгесе, 11,6 км койма, 3789,4 погон метр җәяүлеләр коймасы куелган, 8,847 км юлны яктырту оештырылган, 18,8 км тротуар салынган. Шулай ук 20 җәяүлеләр кичүе төзелде, 4,5 км велосипед юлы салынды, 35 ясалма тигезсезлек урнаштырылды, 53 тукталыш ясалды һәм 2470 сигнал баганасы куелды.
Моннан тыш, 2025 елда Казанда һәм Чаллыда Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасын үстерү төгәлләнде. Ике шәһәрдә дә җайга салуның адаптив системасы булган 19 светофор комплексы файдалануга тапшырылган: Казанда — 13 һәм Яр Чаллыда — 6.
Светофор системаларын модернизацияләү авариялелекне киметергә ярдәм итә һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлылыкны арттыра. Автоматлаштырылган системаларны куллану светофорларның эшен автомат рәвештә юл агымы тыгызлыгына яраклаштырырга мөмкинлек бирә.
"Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү-төбәкнең өстенлекле бурычларының берсе. Соңгы елларда инфраструктураны яхшырту буенча шактый эшләр башкарылды. Болар барысы да халыкның иминлегенә һәм уңайлылыгына юнәлдерелгән. Бу юнәлештә эш агымдагы елда да дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Милли проект кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде: шәһәрләрдә юл челтәре нормативларына туры килү — 90,46 %, төбәк автомобиль юлларында — 52,23 %, ә терәк челтәренә керүче юлларда-85,18%.
Telegram-каналы татмедиада иң мөһим һәм кызыклы булганны күзәтегез
Татарстан яңалыкларын МАХ милли мессенджерында укыгыз: https://max.ru/tatmedia