2025 елда Питрәч районы мәдәният бүлеге тарафыннан «Пушкин картасы» буенча 842 чара үткәрелгән, 4000 нән артык билет билет сатылган.

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Барлык клуб учреждениеләре, шулай ук Үзәк, Колай, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Богородский, Күн, Пановка, Кощаково, Шәле, Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Званка, Кибәк Иле, Татар Казысы, Шихазда китапханәләре «Пушкин картасы» проектына кушылдылар.

 

"Пушкин картасы"н Татарстанда яшәүче 384 меңнән артык кеше рәсмиләштергән инде. 2025 елда республикада программада катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 19,7% ка артты. «Пушкин картасы»н кулланучылар өлеше буенча Татарстан Россиядә 2 урынны алды.

"Пушкин картасы" – "Гаилә" милли проектының бер өлеше. Картаны "Госуслуги. Мәдәният" кушымтасында рәсмиләштерергә мөмкин. Аның номиналы мәдәният учреждениеләренә билетлар өчен 5000 сум тәшкил итә, шуның 2000 сумын кинога тотарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International