2026 елдан Россиядә Яңа ярдәм чарасы – ата-аналарга еллык гаилә түләве гамәлгә керәчәк. Аңа 18 яшькә кадәрге яисә 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, әгәр бала көндезге укыса, эшләүче ата-аналарның икесе дә (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен махсус режимнарда бу түләү каралмаган икәнен аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм балалар РФ гражданнары, ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнашкан, керемгә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычы юк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать итү елыннан алдагы елда яшәү регионында бер җан башына исәпләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмаска тиеш, шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары исәпкә алына.
"Түләү тиешме икәнен аңлау өчен җан башына уртача керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: җан башына уртача керем = (еллык гаилә керемнәре ÷ 12) ÷ гаилә әгъзалары саны.
Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алган, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сум тәшкил итә.бу төбәктәге яшәү минимумы ярымнан да кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва итәргә мөмкин.
Ягъни 4 кешедән торган гаиләнең еллык максималь Кереме 1 085 256 сумга җитә дип санау кыен түгел.ата - аналарның икесенең дә хезмәт хакы 45 219 сумнан артмаска тиеш», - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотып торалар. Ел йомгаклары буенча салымны киметелгән ставка – 6% буенча саныйлар. Аерманы гаиләгә кайтаралар. Әгәр дә үрнәкне югарырак дәвам итсәк, 2025 елда ир белән хатынның берсе ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган булса (НДФЛны тотып калганчы), Аның башка керемнәре булмаган. Димәк, бер ел эчендә аннан 49 920 сумлык салым тотып калганнар. әгәр салымны 6% ставкасы буенча санасак, 23 040 сум килеп чыга. аерма — 26 880 сум. аны граждан кире кайтара ала.
Тотып калу каралган гражданнар НДФЛ түләнгән елдан соң киләсе елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр гариза бирә алалар.
Ягъни 2026 елда 2025 ел өчен акча сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Госуслуги» порталы аша, МФЦда яисә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Белешмәләрнең күп өлешен Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратачак, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән үзе тапшырырга кирәк. СФР гаризаны 10-30 эш көненә кадәр карый, акчалар хупланганнан соң 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елга бер мәртәбә башкарыла, һәм аңа хокукны ел саен раслау таләп ителә.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм MAX, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).