Соңгы вакытта гражданнарга массакүләм рәвештә «барлык пенсионерларга ашыгыч рәвештә социаль яклауга мөрәҗәгать итәргә һәм аларның пенсиясен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк " дигән хәбәрләр тараталар. Бу раслау ялган булып тора.
Россиянең социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм гражданнардан «баш тарту» өчен бернинди гаризалар да таләп ителми. СФР клиент хезмәтләрендә ялган таратуларда әйтелгән гаризаларның махсус формалары юк.
Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен файдаланылырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, бигрәк тә аларда «ашыгыч рәвештә килергә», «имза куярга», «датага кадәр өлгерергә» яисә «барлык танышларга тапшырырга»чакырулар булса.
"Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәр — фейк. Пенсияләр гадәти тәртиптә түләнүен дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә чаралар күрергә кирәкми. Республика халкын рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга сорыйбыз", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).