Районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков килде.
Районга визиты махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Ул район башлыгы Рәис Сөләйманов белән бергә СВО ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыруның төп аспектлары турында фикер алышты. Очрашуда социаль ярдәм һәм эшкә урнашу өчен җаваплы кешеләр катнашты.
Кунак шулай ук «кадрлар»милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда модернизацияләнгән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Ветераннарга квалификацияләрен үзгәртү һәм эш эзләү өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең яңартылган инфраструктурасы һәм спектры белән танышты.