Төп мәсьәләләр район бюджетын карауга кагылды.
⚡ ️Шулай ук депутатлар якташыбыз - Россия Федерациясе Герое Додосов Иван Алексеевичка «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү өчен бертавыштан тавыш бирделәр.
Совет карары белән муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә, район территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде, шулай ук район территориясендә булган янгын нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турындагы Нигезләмә расланды. Муниципаль милекне махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен тапшыру мәсьәләсе каралды.

