Район мәдәният сарае сәхнәсендә театр атналыгы узачак.

2026 елның 4 апреле, шимбә

Район мәдәният сарае сәхнәсендә театр атналыгы уза.

7 апрельдән 11 апрельгә кадәр Питрәч районы авыл мәдәният йортларының талантлы коллективлары тарафыннан мавыктыргыч спектакльләр куела.

Керү ирекле‼️
Спектакльләр 18.00 сәгатьтә башлана‼️

7 апрель 
"Сәрдәлеләр" театр коллективы (Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты),  Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" комедиясен тәкъдим итә, татар телендә.
8 апрель
"Мирас" халык театры (Татар Казысы мәдәният йорты) Р. Мөхсинованың "Күрәзәче Зөлфирә" комедиясе белән тамашачыларны сөендерәчәк, татар телендә.
9 апрель 
"Хәят" театр коллективы (Күн мәдәният йорты)  М. Шамхаловның "Кайнана" комедиясен татар телендә күрсәтә.
10 апрель 
«Мунча миче» драма һәм комедия театры (Чытымәдәният йорты) С. Латыйповның "Кодалар кодачалар" комедиясен тәкъдим итә,татар телендә.
11 апрель 
"Шәле таңнары" театр коллективы Ә. Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" драмасын күрсәтә, татар телендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International