Исегезгә төшерәбез, районның комплекслы спорт мәктәбендә капиталь ремонт башланды.
Параллель рәвештә бина эчендә дә эшләр дәвам итә:
демонтаж эшләре:
- 1 нче катта идән нигезен урнаштыру
- инженерлык коммуникацияләрен төзү
- 2 нче катта эчке эшләр
Спорт мәктәбендә 10 юнәлеш үсеш ала: көрәш, хоккей, баскетбол, футбол, тхэквондо, армрестлинг, фигуралы шуу, билбау көрәше, йөзү һәм дзюдо.
900 дән артык бала даими рәвештә күнегүләргә йөри, 423 спортчы разрядлар һәм исемнәр алды инде-бу барлык шөгыльләнүчеләрнең яртысы диярлек!
Чара «Тормыш өчен Инфраструктура» милли проекты бурычларына туры килә.