Чараның программасы бай булды: кыска вакыт эчендә кунакларга экскурсияләр, ачык дәресләр һәм тематик чара оештырылды.
Семинарда катнашучылар актуаль методикалар, заманча технологияләр һәм эшкә гамәли якын килүләр турында фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар. Барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә узды. Алга таба да Әстерхан өлкәсе белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез.
_________________________________

