Бу көннәрдә бөтен район буенча масштаблы өмәләр узды. Анда 1100 гә якын кеше катнашты. 450 куб.м чамасы каты көнкүреш калдыклары чыгарылды, 26 берәмлек техника җәлеп ителде. Активистлар 20дән артык агач һәм 274 куак утырттылар.
Чараларда оешма-учреждениеләр коллективлары гына түгел, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, идарәче компанияләр дә катнашты.
Чисталык акциясен районның медицина хезмәткәрләре дә хуплады: алар район үзәк хастаханәсенең янәшәдәге территориясен, шулай ук «Сәламәтлек» скверын җыештырдылар.
Истәлекле урыннарга аерым игътибар бирелә: авыл җирлекләре территорияләрендәге һәйкәлләрне тәртипкә китерәләр, тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерәләр. Шулай ук юл буендагы полосалардан чүп җыю да оештырылган.
Тәртип урнаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Без бергәләп районыбызны яхшырак, чистарак һәм яшәү өчен уңайлырак итәбез!


