2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Мәҗбүри автоиминиятләштерү полисы бәясенең яртысын кайтару хокукына теләсә кайсы инвалид төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга әлеге ярдәм чарасын түләгән инде.

Компенсация полис гамәлдә булган чорга календарь ел дәвамында бер генә транспорт чарасы өчен бирелә. Иминият полисында өчтән артык машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин, шул исәптән инвалидның үзен яки аның законлы вәкилен дә. Төп шарт-медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы булу, ул реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасында (ИПРА) күрсәтелергә тиеш.

"Түләүне алу процессы максималь гадиләштерелгән. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалидларның федераль реестрыннан һәм социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан алынган белешмәләр нигезендә гаризасыз рәвештә компенсация билгели. Моның өчен ОСАГО шартнамәсендә иминиятләштерүченең яки транспорт чарасы милекчесенең СНИЛСы күрсәтелергә тиеш. Түләү билгеләнгән көннән алып өч эш көне эчендә гражданинга әзерлек турында хәбәрнамә җибәрелә", - диде СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр түләү гаризасыз кермәгән булса, гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкин. Моны полисның гамәлдә булу вакыты дәвамында «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинет аша, яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтендә яисә МФЦда эшләргә мөмкин. Гаризага ОСАГО иминият полисын, транспорт чарасы сатып алу өчен медицина күрсәткечләре булу турында бәяләмә белән индивидуаль реабилитация программасын, шулай ук акча күчерү өчен счет реквизитларын кушып бирергә кирәк.

Компенсация бирү турындагы карар гариза теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә кабул ителә, шул ук вакытта акчалар мөрәҗәгать итүче счетына күчерелә.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм MAX, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International