Район оешма-учреждениеләре коллективлары бергәләп өмәгә чыктылар: үз территорияләрен тәртипкә китерделәр, чүп-чар җыештырдылар, поребрикларны буядылар. Хәзер бөек бәйрәмгә урамнарыбыз тагы да чистарды!
Шулай ук махсуслаштырылган оешма тарафыннан юлларны комнан һәм пычрактан чистарту эшләре башкарылган, билгеләр ясалган.
Катнашучыларның барысына да рәхмәт! Районыбызны бергәләп яхшыртабыз!