ТР Рәисе һәм Питрәч районы башлыгы исеменнән сугыш елларын кичергән һәм Җиңү өчен хезмәт куйган кешеләргә бүләкләр һәм җылы котлаулар тапшыралар.
Районда бүген 2 Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 элеккеге концлагерь тоткыны, 13 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны,38 тыл хезмәтчәне, 923 сугыш баласы яши. Аларның һәркайсына истәлекле бүләк һәм җирлек башлыгының шәхси котлавы тапшырылачак. Бу игътибар билгесе генә түгел-батырлыгыбыз, ныклыгыбыз һәм тыныч тормышыбызга керткән өлешебез өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек.
Без ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз!
