Питрәч районының Яңа Шигали авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Макаров Алексей Петрович - батырлык һәм Ватанга тугрылыкның чын үрнәге.

2026 елның 10 мае, якшәмбе

Алексей Петрович 1926 елның 19 августында туган. 1943 елда, аңа нибары 17 яшь булганда, ул Кызыл Армиягә алына. Сержант булып хезмәт итә, 1 нче Украина фронтында сугыша, Польшаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша, яралана, әмма сафта кала. Сугыштан соң 1951 елга кадәр хезмәтен дәвам итә, Көнбатыш Украинадагы бандформированиеләр белән көрәшә. Күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнде.

Өйгә кайткач, Алексей Петрович гомер буе туган совхозында хезмәт куйган, җитештерү алдынгысы булган, хатыны Прасковья Ивановна белән дүрт бала үстергән, ә бүген аның 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Аның тормыш юлы - батырлык, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тарихы ул 

Бүген Җиңү көнендә ветеран янына Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская килеп котладылар. 

Сезгә, Алексей Петрович, тынычлык һәм азатлык өчен түбәнчелек белән баш иябез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International