Бүген районга эш сәфәре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

2026 елның 10 мае, якшәмбе

Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов озатып йөрде. 

Сәфәр барышында республика Рәисе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. 

Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда Рәис Сөләйманов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә планлаштырылган 32,5 мең мәйданның 23,5% ы чәчелгән. Кырларда һәркөнне 140 кеше , 86 берәмлек техника эшли. Чәчүне 24 майга тәмамлау планлаштырыла.

Район башлыгы шулай ук сөт буенча да яхшы динамиканы билгеләп үтте - узган елга карата 103%. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерергә кирәк. 

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, Питрәч аграрийларына программаларда активрак катнашырга кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы вакытларга карамастан, республика Рәисе авылга ярдәм итү программаларын саклап калган һәм моннан дөрес файдаланырга кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес өлешенә игътибар итте-бүген бу 35%. "Сезнең өстенлегегез бик зур - сез шәһәр яны районы, бу мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Районның үсеш потенциалы зур", - дип ассызыклады ул. 

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов торак секторын төзү мәсьәләсенә игътибар белән карарга, планлаштырганда барлык кирәкле социаль инфраструктураны исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте. 

Моннан тыш, республика Рәисенә "Росагролизинг" АҖнең машина-трактор комплексын төзү проектын тәкъдир иттеләр. 
Үзәк аграрийларны һәм республиканың юл-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрен югары технологияле техниканы турыдан-туры сатып алмыйча гына файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итәр дип көтелә. 
Эре агрохаб төзүне ике этапта уздырырга планлаштыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International