Кощаково авыл җирлегендә Шемелка елгасы ярларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә экологик акция узды.

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Чарада "Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицей" МБМУ укучылары һәм яшь натуралистлар отрядлары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнашты.

Катнашучыларны Татарстан Республикасында РГО рәисе урынбасары Андрей Юрьевич Агарков сәламләде. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Минераль-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Наил Госман улы Назаров чыгыш ясады.

 
Яр буе территориясен чистартуга 346 кеше кереште, ә елганың су асты территориясен А.А. Леонов исемендәге фәнни-тикшеренү отряды чистартты.

 
Акциядә катнашучылар 55 капчык чүп-чар җыйдылар. Табылдыклар арасында - мангал кисәкләре, азык-төлек төргәкләре һәм башка бик күп нәрсәләр‼️

 
Акция нәтиҗәләре буенча иң актив сыйныфны бүләкләү үткәрелде. Иң күп чүп-чар җыйган 3 «и» юннатлар отряды булды.

 
Чара 2026 елда сулыкларда экологик акцияләр сериясендә беренчесе булды һәм «Экологик иминлек» милли проекты бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International