2026 елның 3 июненә ашыгыч кисәтү

2026 елның 2 июне, сишәмбе

2026 елның 3 июнендә Питрәч МР территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан);

- төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкка китегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника бозылырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Елга, күл яки буа яннарыннан читкә китегез, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International