Питрәч районыннан күп балалы Мостафиннар гаиләсе Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Мостафиннар Көек авылында яшиләр. Аларның олы уллары Булат «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлеген җитәкли. Очрашу Казан Кремлендә 1 июнь - Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Балалар беренчеләрдән булып тормышка ашырыла торган проектларын тәкъдир иттеләр.

Беренчеләрдән булып хәрәкәттә актив катнашучы гаиләләр Татарстан Рәисе белән аралашу һәм үз проектлары турында сөйләү мөмкинлеге алды.

Питрәч районыннан гаилә инклюзив проектлар турында сөйләде. 

"Безнең проектның максаты - мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү мөмкинлекләрен киңәйтү. Азамат абый белән бергә без тернәкләндерү үзәкләрендә педагогларга булыштык: балалар белән рәсем ясадык, спектакльләр, конкурслар, эстафеталар, юл хәрәкәте иминлеге буенча мастер-класслар оештырдык», – дип сөйләде Булат.

Балалар шулай ук Татарстан Рәисенә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, патриотик тәрбия бирү һәм мәдәниятне үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү өчен оештырган проектлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International