Абитуриентлар үз позицияләрен университетларның рәсми сайтларында һәм «мәгълүматлар икътисады» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган дәүләт хезмәтләрендә «онлайн югары уку йортына керү»сервисында белә ала.
Конкурс исемлекләре буенча керүчеләр документларын тапшырган һәр юнәлеш буенча укырга керү мөмкинлекләрен бәяли алалар. Быел 25 вариант сайларга мөмкин иде: биш югары уку йортында бишәр юнәлеш.
Исемлекләр бастырылганнан соң абитуриентларга югары уку йортын сайларга һәм укырга керүгә ризалык бирергә кирәк. Ташламалар, олимпиада нәтиҗәләре һәм максатчан квота буенча килүчеләр өчен ризалык бирү вакыты – 1 августка кадәр, БДИ нәтиҗәләре буенча төп конкурста катнашучылар өчен – 5 августка кадәр.
Быелдан приказга кертү өчен нәкъ менә кабул итүгә ризалык кирәк. Кабул итү турында боерыклар 3 августта – өстенлекле хокуклы абитуриентлар өчен, 7 августта – төп конкурс буенча укырга керүчеләр өчен бастырылачак. Бу көннәрдә ризалыкны үзгәртү мөмкин булмаячак – «тынлык көннәре»гамәлдә булачак.
@nashtatarstan