Сайлау участоклары ачык һәм 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Районда барлыгы 39 участок сайлау комиссиясе төзелде, сайлаучылар исемлегендә - 50 779 райондашыбыз.
Сайлаулар өч көн дәвамында уза, шуңа күрә һәркемнең участокка бару өчен уңайлы вакыт сайлау мөмкинлеге бар.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне активлык күрсәтергә өндәде:
"Участокларга туганнарыгыз белән бергә килегез. Йөрәгегез кушканча тавыш бирегез. Сезнең тавышыгыз безнең барыбыз өчен дә мөһим! Безнең район халкы зирәк һәм җаваплы сайлау ясар дип ышанам».
Тавышыгызны ишетегез-сайлау участокларына килегез!
