Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге ана капиталы белән эш итү турындагы гаризаларны уртача 4 эш көнендә карый. Бу билгеләнгән вакыттан бер көнгә кимрәк һәм әле берничә ел элек булганнан ике тапкыр тизрәк.
Тизләнеш процессларны цифрлаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. 2021 елга кадәр ана капиталы буенча гаризаны карау бер айга кадәр вакыт ала алган, аннары срок биш эш көненә кадәр кыскартылган.
МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны карау срогы Федераль закон нормасы нигезендә 5 эш көне тәшкил итә. Кирәкле белешмәләрне соратып алу ведомствоара электрон хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә ашырыла.
Ата-аналарга «Госуслуги» порталы аша электрон гариза бирү һәм кирәкле документларны тапшыру да җитә.
"Без ана капиталы белән эш итү процессын мөмкин кадәр тизрәк һәм ата-аналар өчен уңайлы итүне дәвам итәбез. Срокны дүрт көнгә кадәр кыскарту-процедураларны цифрлаштыру һәм гадиләштерү буенча системалы эш нәтиҗәсе. Шул ук вакытта белешмәләрне тикшерү сыйфаты югары дәрәҗәдә кала», — дип билгеләп үтте СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм Макс, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграмм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).