Баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә көмеш!

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

14 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр Аксубайда 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр (2011-2012 елгы кызлар) арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Питрәч районы командасы искиткеч уен күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады!

Безнең спортчы кызлар команданы пьедесталга гына китереп калмады, турнирның иң яхшы уенчылары исәбенә дә керде:

- ТР беренчелегенең иң яхшы уенчысы - Хәйруллина Диләрә
- ТР беренчелегенең иң яхшы кече форварды - Саркеева Арина

Кызларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Сезнең үҗәтлегегез, җиңүгә омтылышыгыз һәм команда рухыгыз белән горурланабыз.

Команда остазларына югары профессионализм һәм Чемпионнар әзерләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез:

Гыйләҗев Илгизәр Арәф улы
Тарасов Владимир Юрьевич
Гайсаров Ленар Илнур улы

Чара "Россия спорты" дәүләт программасы бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International