«М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ белгечләре кабул итә: невролог, акушер-гинеколог, ревматолог, уролог, эндокринилог, кардиолог, травматолог һәм кан тамырлары хирургы.
Мобиль поликлиника 2 октябрьгә кадәр эшләячәк һәм табиб амбулаториясе янында урнашачак. Кабул итүгә язылу мәсьәләләре буенча үзебезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кабул итүгә үзегез белән ОМС полисы, паспорт һәм СНИЛС алырга онытмагыз‼️
Табибларның төп максаты-җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактик тикшерүләр җитди авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Ел башыннан «озак һәм актив тормыш» милли проекты буенча мобиль поликлиника табиблары 7 716 кешене карап чыктылар һәм тиешле дәвалау билгеләделәр.