Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев салада тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкин булуына ышана. Бик нык теләк кенә кирәк моның өчен. Хәбәрчебез Фәния МИХЕЕВА белән әңгәмәсендә ул соңгы вакытта авылда хәл ителгән мәсьәләләр турында сүз алып барды.
- Олег Иванович, әйдәгез, бюджеттан башлыйк әле. Күп мәсьәләләрне хәл итү нәкъ менә аңа бәйле. Ул ниндирәк сездә?
- Быел беренче тапкыр бездә керемнәр чыгымнардан артып китте. 2013 елда керемнәр планы 108,1 процентка үтәлде. Моны физик затлар кеременнән салым җыюны яхшырту исәбенә башкарып чыга алдык. Милек салымы җыю 101,8 процентка, җирнеке 146,9 процентка үтәлде. Хезмәткәрләребез тырышып эшләде. Бу фактка сөенми мөмкин түгел. Һәм шулай итеп алга барырга кирәк.
- Сезнең авыл җирлеге алай ук зур түгел. Әмма моңа карап башкарма комитет җитәкчесенең дә, авылда яшәүчеләрнең дә проблемалары кимеми.
- Авыл җирлеге зурмы, кечкенәме, барыбер, көндәлек эшләүне таләп итә. Һәр кешегә игътибар кирәк. Бездә мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, авыл клубы эшләп килә. Аларга даими күзәтчелек һәм шәхсән тикшереп-карап йөрү сорала. Әле тагын торак хуҗалыгы, юллар, урамнарны яктырту, авылны төзекләндерү, агымдагы ремонт, халык шөгыле һәм ялы турында кайгырту, җирле бюджетны нәтиҗәле бүлү, көндәлек гадәти эшләү һәм башка күпсанлы мәсьәләләрне хәл итү дә бар. Тулаем алганда, шушы эш артында авылдашларның матур яшәве иң мөһиме санала. Чөнки җирле хакимиятнең төп бурычы – авылны социаль һәм икътисадый үстерү. Соңгы вакытларда авыл җирлеге администрациясенең тырышлыгы нәкъ менә шуңарга юнәлтелгән иде.
- Соңгы елларда күзгә күренерлек нинди эшләр башкардыгыз?
- 2008 елда суүткәрү һәм электр линияләре тулысынча алыштырылды. Бу авылның яшәеше өчен бик тә мөһим нәрсәләр. 2012 елда торак пунктларга газ кертелеп бетте. Без әле ишле гаиләләргә бүлеп бирелгән кишәрлекләргә дә төзелеш өчен инженерлык коммуникацияләрен үткәрдек. Торакны капиталь ремонтлау программасы буенча берничә торак йортка ремонт ясалды. 2010 елда христианнар өчен чумылдыру урыны ясап куйдык. Аңа акчаны авыл халкы җыйды. Ике ел – 2012-2013 елларда – зират коймасына средстволар җыйдык. Быел бу эшне төгәлләргә ниятлибез. Шунысы куанычлы, авыл мәшәкатьләрендә биредә элек яшәгән кешеләр актив катнаша башлады. Минем Пановкада туып-үскән, бүгенге көндә “Индустриальный парк М7“ оешмасы генераль директоры Руслан Хәлилов исемен атап үтәсем килә. Ул үз исәбенә Пановка һәм Новоселок арасында күперчек ясатты, шулай ук зират юлына вак таш җәйдерде.
- Быел Пановкада үзгәрешләр елы булырга ошап тора?
- Әйе. 2014 ел башы безнең өчен уңышлы килде. Беренчедән, күпфункцияле үзәк төзелеше башланды. Бүгенге көндә объектта эшләр кызу алып барыла. Моннан тыш мәктәптә ремонт бара. Авыл балалары уңайлы биналарда укыячак. Моны бик озак көттек. Капиталь ремонт сигез позициядә алып барылачак: тәрәзәләрне алыштыру (1 нче катта бу эшләр төгәлләнде инде), керү һәм бүлмәара ишекләрне алыштыру, яңа түбә булачак, инженерлык челтәрләрен, санузелларны алыштырачаклар, фасад һәм нигез кырыйлары яңартылачак. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 10 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән.
- Амбулатория дә яхшы тәэсирләр калдыра. Анда да күптән түгел ремонт ясалган икән. Табиб-терапевт Павел Морясов, диварларга күрсәтеп, шушындый нык үзгәрешләргә бик шат булуын әйтте.
- Әйе. Монда да зур эш башкарылды: ишек-тәрәзәләрне алыштырдылар, керү-чыгу бик уңай, “Уңайлы мохит“ программасы буенча инвалидлар өчен пандуслар куелды, һәм, иң мөһиме, хәзер амбулаториядә җылы су булачак. Алай да кешеләрдә тагын бер гозер калды.
- Нинди?
- Күпләр амбулаториягә элекке статусын – тәүлек әйләнәсе эшләүче стационарны кайтарырга тели. Бу, һичшиксез, кирәк. Амбулаториянең мөмкинлекләре бар. Монда кешеләрне үзебездә дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Район үзәгенә йөреп азапланасы да юк. Барлык җиһаз, бүлмәләр дә бар. Бүгенге көндә амбулатория 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Биш койкага исәпләнгән көндезге стационар да эшләп килә. Монда Чучадан, Кәвәлдән, Кибәчтән, Пимәрдән, Белкинодан, Урывкинодан, Пановканың үзеннән мөрәҗәгать итәләр. Шуны да әйтер идем, халык бик канәгать. Менә шушындый кечкенә һәм зур башлангычлардан авылдагы имин тормыш туа да инде. Без яхшы аңлыйбыз, әлеге проектлар гамәлгә ашсын өчен республика хөкүмәте, район хакимияте бик күп көч куйган. Безнеке кебек еракта урнашкан территория өчен бу бик нык алга ыргылыш дип саныйм.