Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф    һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе жирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, 7 апрельдә укытучыларның һәм укучыларның  I  республика конференциясе уздырды..

Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирде.

Фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр 5 номинация буенча билгеләнде:

1.Шигърият. “Сөй гомерне, сөй халыкны...”, 2. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”, 3. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”, 4. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”, 5. “Утырып уйлар уйладым”.

Питрәч икенче гомуми белем бирү урта мәктәбе укучылары “Тамчы” коллективы драматургия  “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” сәхнәләштерү номинаиясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар – җитәкчеләре Галәветдинова Елена Николай кызы ,ә Питрәч беренче гомуми белем бирү урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы Галәветдинова Элвира шигърият “Сөй гомерне, сөй халыкны...” номинациясендә үзе иҗат иткән шигыре белән жиңү яулады, Сабантуй журналының махсус бүләгенә лаек булды – җитәкчесе Шәйхетдинова Лилия Камил кызы. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә тантана рәвешендә узды. 8 апрель көнне “Тамчы” коллективы Галиаскар Камал театрына махсус чакырылды, күренекле артистлар, шәхесләр һәм язучылар белән очрашу оештырылды, театр буйлап зур экскурсия-тамаша карап үтелде. Бу конференциядә һәр катнашучы бик кәнагәть калды.  Ә без үз чиратыбызда безнең җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә зурдан-зур уңышлар телибез. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International