Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

2014 елның 11 апреле, җомга

10 апрель көнне  Питрәч районы Татар Тау Иле урта гомуми белем бирү мәктәп базасында район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. “Заманча дәрес-сыйфатлы белем нигезе” темасы астында узган семинар барышында  ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чара каралды. Семинарның теоретик өлеше “Түгәрәк өстәл” артында дәвам итте. Фикер алышуда мәгәриф бүлеге методисты Әхмәтгалиева Гөлназ Тәлгат кызы райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырып узды.  Татар теле укытучылары ФГОС шартларында туган сораулар һәм   алда торган бердәм республика тесты уздыруга хәзерлек эшләре барышы турында сөйләшүләр алып бардылар.


.

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International