Форум: иң яхшыларны сайлыйбыз

2014 елның 12 апреле, шимбә

12 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы яшьләр иҗтимагый палатасына сайлаулар булачак. Бүген без сезнең игътибарга Питрәч районыннан 10 кандидатны тәкъдим итәбез. Алар киләчәктә яшьләр проблемаларын, мәшгульлек, патриотик тәрбияләү, яшьләрне яклау, спорт, мәдәни үсеш һәм ял мәсьәләләрен хәл итәчәк.

Абдрахманов Марсель  Мәгъсүм улы – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге аграр яшьләр берләшмәсе активисты, II республика авыл яшьләре форумы делегаты, “Ел ир-аты-2014” республика бәйгесе призеры (2 нче урын). Хәзерге вакытта”Ак Барс-Питрәч” агрофирмасы”нда гомуми мәсьәләләр буенча белгеч булып эшли. Өйләнгән. Ир бала үстерә.
- Минем вазифам җиңел түгел, шул ук вакытта кызык та. Тормышта үз урынымны табуыма мин бик шат. Районда яшьләр сәясәтен үстерү өчен көчле группа оештырырга кирәк.

Гаделян Мария Викторовна – Богородск авыл җирлеге аграр яшьләр берләшмәсе активисты,  район аграр яшьләр берләшмәсе үткәргән барлык  чараларда актив катнашучы, иҗтимагый оешма җитәкчеләренең “Профи” республика мәктәбе әгъзасы сертификаты иясе. Хәзерге вакытта Богородск авылында китапханә мөдире булып эшли. Ике бала үстерә.
- Китап фондын яңарту  яхшы булыр иде, чөнки алар заман таләбенә туры килми. Безнең үз бинабыз да юк, бу эштә үзен сиздерә.

Галләмова Екатерина Петровна – “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” активисты. Район активистлары хәрәкәтен җитәкли. Хәзерге вакытта “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Ир бала үстерә.
- Волонтер һәм активист юлын үтеп, иреклеләр үзәге җитәкчесе, “Яшь гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелдем һәм яхшы әни булдым. Ял итәргә, спортны яратам, сәламәт тормыш  белән яшим. Киләчәктә спорт үзәкләренең тиешенчә файдаланылуын телим.

Габдрахманова Алия Айдар кызы – Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе активисты. Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе үткәргән барлык чараларда актив катнашучы. Хәзерге вакытта “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагере” муниципаль бюджет учреждениесе директоры булып эшли. Кияүгә чыкмаган.
- Бүгенге көндә иң киң таралган проблемаларның берсе – яшь гаиләләрнең тораклары булмау һәм яшьләр өчен эш урыннары сыйфаты. Мин яшьләр мәшгульлеге сәясәтен актив үстерер идем, торак алуга юнәлтелгән проектлар эшләр идем.

Кәримов Илназ Илмар улы – Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе активисты. Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе үткәргән барлык чараларда актив катнашучы, II республика авыл яшьләре форумы делегаты, Казан милли-тикшерү технология университетының нанотехнология факультеты студенты, университетның активистлары отряды җитәкчесе, Универсиада волонтеры, социаль челтәрләрдә Яшьләр эшләре һәм спорт төркеме администраторы. “Ел лидеры-2014” республика бәйгесендә район данын яклый. Өйләнмәгән.
- Мин университетта укырга яратам, чөнки монда актив иҗтимагый эшчәнлеккә сәләтем ачылды. Уңышларым: күпләгән мәктәп активистлары, “Сәләт” яшьләр берләшмәсе, анда  өлкән вожатый булып торам. Минемчә, активлыкны мәктәптән үк үстерергә кирәк. Яшьләр Интернеттан дөрес файдалансын иде, экстремистик агымнар йогынтысына бирешмәсен иде. Тормышка аек акыл белән карарга кирәк.

Петрушина Евгения Ивановна – Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе активисты. “Муниципаль грант проектлары-2013”  бәйгесендә җиңүче. “Авыл әйдәманы-2014” бәйгесендә иң яхшы нәтиҗәгә ирешүче. Хәзерге вакытта “Кайгырту”  үзәгенең гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире булып эшли. Кияүдә. Ир бала үстерә.
- 5 елдан артык социаль яклау идарәсендә тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшлим. Төп максатларымның берсе – мондый яшүсмерләрне мәдәни, иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү. Районда “риск төркеме”ндәге балигъ булмаганнар  һәм гаиләләрен реабилитацияләү буенча ведомстволарның  бергәләп эшләвенә ирешү.

Климова Лилия Евгеньевна –  Ленино-Кокушкино авыл җирлеге аграр яшьләр берләшмәсе активисты. II республика авыл яшьләре форумы делегаты,  республика аграр яшьләр берләшмәсе мәктәбе әгъзасы. Муниципаль активистлар үзәге белән актив хезмәттәшлек итә. Казан милли-тикшерү технология университеты студенты. Кияүгә чыкмаган.

Поповский Артем Анатольевич – Колай авыл җирлеге аграр яшьләр берләшмәсе активисты. Волейбол буенча район чемпионы. Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә тырышып эшли. Казан дәүләт аграр университеты студенты. Өйләнмәгән.
- Мине яшьләрне патриотик тәрбияләү проблемасы борчый. Кызганыч, яшьләрне илдәге вакыйгалар аз борчый. Сайлауларда катнашу күрсәткече түбән, иҗтимагый чараларда катнашу теләге юк. Яшьләрдә патриотик үзаң булмау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Агачев Евгений Юрьевич – 2 нче мәктәп укытучысы, “Форпост” мәктәп яшьләр хәрәкәте кураторы. Район спорт чараларында актив катнашучы, мәктәп патриотлар клубын җитәкли. Өйләнгән. Ир бала үстерә.

Габделганиев Айдар Мансур улы – Питрәч районы  “Аграр яшьләр берләшмәсе” авыл хуҗалыгы аграр кулланучылар кооперативы рәисе.
2002 елда Питрәч 2 нче урта мәктәбен тәмамлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетына укырга керә. 2007 елда укуын тәмамлаганнан соң “Марс” агрофирмасында агроном-орлыкчылык белгече булып эшли башлый. 2008 елда аны Кибәк Иле авылына  “Питрәч азык-төлек корпорациясенә” идарәче итеп күчерәләр, 2009 елда Чытыга “Питрәч  азык-төлек корпорациясенә” агроном-азык  белгече итеп билгелиләр.  2012 елда  “Габделганиев А.М” крестьян-фермер хуҗалыгы ача,  шул ук елны “Питрәч аграр берләшмәсе” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе була. Өйләнгән. Ике бала үстерә.
- Тормышта үзмаксатым – якын  кешеләремә файда китерү һәм яхшылыклар эшләү.  Изге гамәлләр кылу, ниндидер яңалык ачу, җәмгыятьнең кирәкле кешесе булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International