Яңа түбәләр дә булыр, подъездлар да ремонтланыр

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Районда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Быел  шундый 5 йорт ремонтланды. Әлеге эшләр өчен Россия, Татарстан бюджетыннан финанс средстволары бүлеп бирелгән, җирле хакимият тә үз өлешен кертә, шулай ук йортта яшәүчеләр средстволары да тотыла. Гомуми сумма 10 миллион 228 мең сум.

  Питрәчтән пенсионер Рауза Сабитова Яшьләр урамындагы 21 нче йортта 1970 елдан бирле яши.
- Безнең йортка инде 50 елдан артык, - ди пенсионер апа. – Шул вакыттан бирле монда җитди ремонт эшләре башкарылганы юк. Дөрес, 8 ел элек косметик ремонт ясалган иде. Ул чакта йортның түбәсен алыштырдылар, әмма түбәдән  барыбер су үтте. Хәзер безнең йортта да  капиталь ремонт  ясый башладылар, без моңа бик сөендек, билгеле. Без төзүчеләр бригадасы эшеннән бик канәгать. Алар  тырышып, барысын да җиренә җиткереп, намус белән башкаралар. Әлбәттә, вакытлыча уңайсызлыклар бар, без барысын да аңлыйбыз, чөнки барысы да йортыбызның уңайлы, матур булуы өчен эшләнә.
- Без, әлеге йортта яшәүчеләр, йортка капиталь ремонт ясауларын сорап югары инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек, - диде йорт  өчен җаваплы  Евдокия Кириллова. - Йортыбыз бик начар хәлдә иде.  Район җитәкчелеге быел ремонт башларга вәгъдә итте. Йортта яшәүчеләр белән җыелыш җыелды, төзүчеләр төзелеш материаллары кайтара башлады һәм менә ике атна элек түбәне алыштыра башладылар. Без моның өчен барысына да рәхмәтле.
Әлеге йорт заказчысы -  “Питрәч идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, ә подрядчысы – “Пресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Идарәче компания директоры Энсар Сафьянов районда капиталь ремонт программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде:
- Быел районда  5 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. Болар Пановка, Кощак, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали һәм Питрәч авылларындагы йортлар. Барлык йортларда да  түбә алыштырылачак, ә 3 йортта алты төр эш башкарылачак: подъездлар ремонты, фасад җылыту, электр үткәргечләре, суүткәргеч челтәрләре, ишекләр алыштыру.
Балта остасы Андрей Самойлов мондый эшләр белән беренче елын гына шөгыльләнми.
- Безнең эш көне иртәнге сәгать 8 дән башланып, караңгы төшкәнче дәвам итә. Бригададагы балта осталары да, ташчылар да үз эшләрен яхшы белә. Питрәчтә түбә алыштыруны төгәлләп киләбез. Анда кайчылыклар, төтен юллары сүтелде һәм яңалары куела. Төзелеш материаллары, техника белән тоткарлык юк.  Иң мөһиме, йортта яшәүчеләргә бераз уңайсызлыклар булса да, зарланмый. Без дә, үз чиратыбызда, эшебездән канәгать калсыннар өчен тырышып эшлибез.

2008-2014 елларда Питрәч районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 63 йорт ремонтланган һәм аны тормышка ашыру өчен 138 миллион сум тотылган. Программага Питрәч, Колай, Кощак, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали һәм Пановка кебек авыллар керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International