15 май көнне Казан шәһәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында республикабыз районнарыннан килгән мәктәп укучылары арасында Г.Тукай исемендәге IV Россиякүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйге 3 категория укучылар арасында аерым үткәрелде: түбән сыйныф, урта сыйныф һәм югары сыйныф укучылары. Раушания Юкачева, Инсаф Абдулла, Эльмира Хамматовадан торган жюри һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап бәя бирде: катнашкан барлык укучыларга диплом, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Безнең район укучылыры да актив катнашты. Барысы да диплом һәм истәлекле бүләккә (М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты тамгасы төшерелгән футболка) ия булдылар. Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы – Габдрахманова Айгөл, Богородск урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы - Шәрәфиева Айсылу, Татар Тау Иле урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 1 сыйныф укучысы Гәлиева Камилә дә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.