|
|
Игелек эшләүченең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп киләләр, һәркем бәхетле, сөекле булуны теләр. Ләкин сөекле булу өчен бер генә юл бар – башкаларга изгелек итү. (Ризаэтдин Фәхреддин сүзләре)
|
Дөрестән дә, шәфкатьлелек,олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш-гамәл.
Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6 тимурчылык отряды эшли. Тимурчыларның төп вазыйфасы: тыл, сугыш, хезмәт ветераннарына кулларыннан килгәнчә ярдәм итү. Сугышның 69 еллыгын каршылау уңаеннан тимурчылар һәркөнне ветераннарга шефлык итүне гадәткә керттеләр.Мисал өчен, 8 А нчы сыйныф укучылары Мөхәммәтҗанова Асия Хөснетдин кызына булышалар. Аның янына һәр атнаның чәршәмбесендә баралар. Асия Хөснетдин кызы тыл ветераны.Гатаулла бабай белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар үсеп-буйга җитеп, төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Асия әби бүгенге көндә берьялгызы. Алар Гатаулла бабай белән 80 яшькә кадәр тигез гомер иткәннәр. Моннан 3 ел элек кенә бабай гүр иясе булган. Балалар, әлбәттә, ял, бәйрәм көннәрендә әниләренең хәлен белеп, өен, хуҗалыгын карап торалар. Укучыларның шау-гөр килеп керүе, Асия әбине бик куандыра. Кулларыннан килгәнчә, вак-төяк эшләрен эшлиләр.Кышын кар көриләр, язга чыккач бакчасын казып,яшелчәләр утырту өчен түтәлләр әзерлиләр. Ул кызлары – уллары күк якын булган укучыларның килгәнен түземсезлек белән көтеп кала.
- Рәхмәт яусын балалар! Исән-сау булыгыз, исән-сау укыгыз, - дип теләкләр тели-тели һәм икенче көнне дә килүләрен көтеп, озатып кала. Укучылар әле яшь егет һәм кызлар. шулай да, юк кына нәрсә белән дә, 80 яшьлек карчыкны сөендерүләре өчен чиксез шат.