БӘЙРӘМНӘР ЯКЫНЛАША

2014 елның 25 апреле, җомга
Бер атна ял итәчәкбез
Быел май аенда башка еллардагыга караганда озаграк ял итәчәкбез. Ай башында башта дүрт көн, аннары өч көн ял көтелә. 1, 2, 3, 4, 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак, дип хәбәр итәләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан. Билгеле булганча, 1 Май (Яз һәм хезмәт бәйрәме) һәм 9 Май (Җиңү көне) – бәйрәм көннәре. 3, 4, 10 һәм 11 май – атна ахыры яллары. Ә 2 майга быел 4 гыйнвардагы ял көне күчерелгән иде. Моннан тыш, 30 апрель һәм 8 май – кыска эш көннәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International