Питрәчтә Чернобыль вакыйгасында катнашучыларны җыйдылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә куркыныч вакыйга була. Монда энергоблокларның берсе шартлый. Әлеге  вакыйганың  нәтиҗәсен ликвидацияләүдә  бөтен ил катнаша. Шул исәптән, Питрәчлеләр дә. Бүгенге көндә районда шундый 26 кеше яши. 26 апрель көнне аларны районның туган якны өйрәнү музеена җыйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International