Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Ял итүе күңелле һәм бик рәхәт инде ул
2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Илле кыз һәм малай “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерена бару өчен Питрәч район үзәгенә җыелды. Әлеге балалар Казан, Питрәч, Буа, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарыннан килгән. Аларның кайберсе “Йолдызлы десант”та һәр елны ял итә. Колай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алина Сергеева ике ел рәттән Лаеш районындагы палатка лагерена барган.
- Анда бик рәхәт, күңелле булды, төрледән-төрле уеннар, мавыктыргыч чаралар оештырдылар. “Акчарлак”та да онытылмаслык көннәр үткәрдек, - ди ул тәэсирләре белән уртаклашып.
Район җитәкчелеге вәкилләре, лагерьны оештыручылар балаларга күңелле ял вәгъдә иттеләр. Алар өчен спорт ярышлары, интеллектуаль, күңелле бәйгеләр һәм чаралар әзерләде. Шуларның берсе, Әлбәден авылына бару булды. Анда балалар Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның музей-йортына бардылар, шулай ук тәвә кошлары фермасында булдылар. Анда күргәннәр мәктәп укучыларын аеруча да гаҗәпләндерә. Алар озын аяклы Африка кошларын, кечкенә понилар һәм ишәкләрне, хәтта, ике өркәчле дөяне яшел үлән белән сыйлый алды. Шулай ук тиктормас мисыр тавыклары, пошмас горур күркәләр, төсле-төсле тавыкларны күреп хозурландылар. Кыскасы, хис-кичерешләр бик озакка җитәчәк. Әмма балаларның күңелен бер нәрсә төшерде - тиздән алар өйләренә кайтып китәргә тиеш иде.
Дөрестән дә, “Йолдызлы десант”ның әлеге сменасы кыска булды – бары алты көн генә. Шулай да балаларга август аенда кабат палатка лагере эшләячәк дип вәгъдә иттеләр.
Бүген “Акчарлак” сәламәтләндерү лагеренда беренче смена ачылды, ул 18 көн дәвам итәчәк. 10 июльдә балалар икенче сменага җыелачак. Ата-аналар взносы 2041 сум тәшкил итәчәк. Балалар 21 көн ял итәчәк. Иң кыскасы - өченче смена. Август башына планлаштырыла.
Ата-аналарга өченче сменада ял итү юлламалары өчен 683 сум түләргә туры киләчәк. Җәй буена “Акчарлак”та барлыгы 405 бала ял итәчәк.
Шулай ук районда 18 мәктәп яны лагерьлары үз ишекләрен ачты. Аларга 500 мәктәп укучысы йөри. Коррекция мәктәбенең 12 укучысы үз мәктәпләре лагерена йөри.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында лагерьларга бармый калган, инде ял итәргә өлгерүчеләр кичләрен балалар мәйданчыкларына йөри ала. Питрәчтә шундый 8 мәйданчык эшли. Районда алар барлыгы - 9. Алар кичке сәгать 6дан эшли башлый һәм 2 сәгать дәвам итә. Мәйданчыкларда балалар белән тәҗрибәле оештыручылар, мәктәп укытучылары эшли. Алар тәкъдим иткән уеннарда, конкурсларда балалар бик теләп катнаша. Монда һәр бала күз алдында, күзәтүдә. Бу эштән арып кайткан әти-әниләр өчен дә бераз сулу алу була. Мәйданчыкларда төрле яшьтәге балалар уйнауга карамастан, алар үзләрен тәртипле тота, һәрберсе үзенең булдыклылыгын, осталыгын, талантын күрсәтә.
http://pestrecy-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз