Район хакимияте каршындагы мәйдан шау-гөр килә. Биредә көзге ярминкә уза. Халык кышка җитәрлек запас әзерләргә тырыша.
Кешеләр сәүдә рәтләрен карап йөри. Берәүләргә балык, икенчеләренә каклаган каз, кемгәдер дуңгыз салосы кирәк. Әмма иң күп соралганы – бәрәңге иде. “Кощак” җәмгыяте һәм Лаеш районының Нармонка хуҗалыгы бәрәңгене 12-13 сумнан сатты. Аны бик тиз алып та бетерделәр.