3 октябрьдә икенче чакырылыш район Советының егерме дүртенче утырышы булып узды. Анда берничә мөһим мәсьәлә каралды.
Төп темаларның берсе булып районда коммуналь инфраструктура системасының коммуналь үсеше, торак фонды модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру торды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев шул уңайдан доклад ясады. Ул соңгы өч елда торак төзелеше үсеше күзәтелүен билгеләп үтте. Фараз итүләргә караганда, 2011 елдан 2014 елгача 164 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Торак фондының гомуми мәйданы 936 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Өч елда үсеш – 21,2 процент булган. Торак фонды төзелешендә аерым йортлар салу өстенлек итә (69 процент).