Янсуар авылында берьюлы ике хуҗалык төзелеш эшләре алып бара. Тиздән “Гобәйдуллин Р.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгының яңа сыер абзары төзелеше төгәлләнәчәк. Сыерлар артачагын белеп торган “Сөләйманов И.Н.”да берничә сыер абзарын торгызалар һәм рәтлиләр.
“Гобәйдуллин Р.Р.” хуҗалыгында савым сыерларын асрау шартларын яхшырту өчен төзүчеләр, заманча таләпләрне исәпкә алып, 250 башка сыер абзары әзерли. Монда барысы да сыерлар асрауга, кешегә эшләргә яхшы булсын өчен эшләнәчәк. Әлегә бина шартлы рәвештә секторларга бүленгән – араннар, улаклар, сөтчелек бүлекчәләре. Көн саен монда үзгәреш булып кына тора, шактый гына иркен карда да ясалган. Бик тиздән монда терлекләр кайтачак бит.