Монда ветераннарга хөрмәт зур

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
“Ак Барс” кошчылык комплексында үз ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Бу районда кош ите, ит продуктлары, йомырка җитештерүче  иң эре предприятие булып тора.
11 октябрьдә кошчылык комплексы ашханәсенә  быел юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар җыелды.
Традиция буенча ветераннар  өчен фабрика цехлары буйлап экскурсия үткәрелде. Алар яңа корпусларны карады, яшь хезмәттәшләренең эш шартлары белән танышты.
Генераль директор Илһам Кашапов ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга  исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы теләде.
Илһам Миннеханович аларны кошчылык комплексы эше белән таныштырды,  киләчәккә планнары турында сөйләде.  Шулай ук  ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, хәзерге вакытта комплексның үсешендә аларның да өлешләре зур булуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International