КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 6 феврале, җомга

Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе оештырган. Бәйге узган ел башланган иде. Регина “Суд приставының бер көне” иҗади эшен әзерләгән һәм тәкъдим иткән. Узган айда нәтиҗәләр ясаганнан соң,  җиңүчене  I дәрәҗә диплом һәм  Краснодар краендагы Бөтенроссия балалар үзәгенә юллама белән бүләкләгәннәр.

 

 “ҖӘҮҺӘР” ТАТАР ХАЛЫК ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ Питрәч 2 нче урта мәктәбендә “Орчык өмәсе” күрсәтте. “Халкыбызның борынгы көнкүреш гореф-гадәтләрен дә белеп үссеннәр өчен тырышабыз”, - ди ансамбль җитәкчесе Фәния Мингалиева.

 

Питрәчнең “Олимп” командасы “С” дивизионында ПЛХЛ беренчелеге кысаларында  чираттагы  турда  үз бозында  “Стальные Мимави” командасын 8:4 исәбе белән  җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International