Марат ӘХМӘТОВ: “Авыл хезмәтчәннәре кәефен белергә килдем”

2015 елның 6 феврале, җомга

Премьер-министр урынбасары үзенең төп максатын аныклап:

- Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең кәефен белер, аларны тыңлау, чәчү кампаниясе, кышлату, шул исәптән, әйләнештәге  ресурслар белән тәэмин итү проблемалары белән танышу өчен килдем. Хәзерге вакытта  үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләренә ихтыяҗ артты. Аны җитештерүне арттыру ихтыяҗы туды. Барлык мөмкинлекләрне, ресурслар, кадрларны барлыйбыз, - диде.

Марат Әхмәтов үз чыгышында төп игътибарны язгы чәчү чорында, тулаем 2015 елда дәүләтнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хуплауның инде расланган һәм эшләнеп килүче формаларына  юнәлтте:

- Минераль ашламаларга бәяләр 27-32 процентка артты. Әмма без аларны киметү өстендә эшлибез. Узган елгы дәрәҗәне саклап калырга, бары 10 процент кына арттыруга ирешергә тырышабыз. Февраль ахырына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясеннән  һәр гектарга тиешле ярдәмне бирәчәкбез. Мәскәү белән килешү төзелгән. Мартта “сөт акчаларын” бирәчәкбез. Шулай ук  быелгы чәчү кампаниясен бюджеттан кредитлау мәсьәләсе дә карала. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыгымнарның 12,6 процентын үз өстенә алырга дигән карарга килде. Якынча  5-6 процентын республика үз өстенә алачак.  Бу быел банклар 25 процент белән кредит бирсә, аларны алудан куркып калмас өчен эшләнә. Аның 18 процентка якынын бюджет үз өстенә ала. Башка яклау формаларын да карыйбыз, шул исәптән сөт фермалары, яшелчә саклагычлар төзелеше, яшелчәчелек һәм башка тармаклар үсешенә.

Безнең районда Марат Әхмәтов берничә хуҗалыкта уңай динамиканы билгеләп үтте. Шулай ук  артта калучыларны да күрде:

- “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кәефне төшерде. Анда  яңа инвестор килде. Нинди дә булса үзгәрешләр, алга  китүне күрмим. “Соя Колай” хуҗалыгы эшләреннән канәгать калдым. Бу хәтле тырышлыкларын көтмәгән идем. Колайлылар җитештерү белән ныклап кызыксына, эш урыннары турында кайгырта. Алар күп кенә мәсьәләләрне үзләре хәл итә, үзләрен-үзләре туйдыра. Хәзерге заманда бу бик яхшы. “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бөтенләй башка күренеш. Алар үрнәгендә, күп нәрсәнең җитәкчегә, аның максатчанлыгына, шәхси сыйфатларына бәйле булуын аңлыйсың. Ул  алдына максат куя һәм моңа ирешә дә. Аларга  киләчәктә уңышлар гына телисе кала.

- Без бик нык тырышырга тиеш. Җиңел булмаячак. Әмма  без барысын да булдырырбыз дип ышанам! - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов визиты ахырында.

 

Фаразлар буенча, Татарстанда  чәчү кампаниясенә 17 миллиард сумнан артык  кирәк булачак. Узган ел белән чагыштырганда, чыгымнар  уртача 40 процентка  артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International