Татарстанда 2015 елда капиталь төзекләндерергә тиешле сәламәтләндерү лагерьлары исемлеге расланды. Әлеге исемлеккә 13 балалар лагере кергән, финанслауның гомуми суммасы - 72 миллион сум. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, 2015 елда Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 39 муниципаль районда урнашкан 999 йортның 370ендә шундый эшләр башланган.
Гомумбелем бирү мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү программа буенча быел 119 объектның 113ендә эшләр башланган, шул исәптән 6 коррекция мәктәбе һәм 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә.
Фәрит Хәнифов 2015 елга яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча яңа программа хакында да сөйләде. Әйтик, 28 шундый клуб рәткә китереләчәк, әлеге максатларга 100 миллион сум акча тотылачак.
Быел Татарстанда 4349 фатирны аерым җылыту системасына күчерү ниятләнә. Финанслау күләме 162,2 миллион сум тәшкил итәчәк.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары 2015 елда авылларны су белән тәэмин итү, урамда яктырту баганалары урнаштыру, "Парклар һәм скверлар" республика программасын (муниципаль берәмлекләргә әлеге программаны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленгән) гамәлгә ашыру турында да бәян итте.
Киңәшмәдә катнашучылар гражданнарны тузган торактан күчерү программасын тормышка ашыру барышы белән җентекләбрәк таныштылар.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, киләсе атнада республикага ТКХны реформалаштыруга ярдәм фондыннан эшче төркем әгъзалары киләчәк. Алар күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы мәсьәләләрен, гражданнарны тузган торактан күчерү програмасы кысаларында туган вазгыятьне тикшерәчәк.
Киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов асма элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү турындагы доклад белән чыгыш ясады.