Казанда янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2015 елның 8 феврале, якшәмбе

Иртәгә Казанда 8 мәйданда авыл-хуҗалыгы ярминкәләре уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанның Совет районында “Казан” агросәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.

Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданчыкта муниципаль районнар һәм республика предприятиеләре товар җитештерүчеләре сату итәчәк.

Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатында Мәскәү районында яшәүчеләргә арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Киров районында яшәүчеләр “Ягодная Слобода” сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкка ярминкәгә килә ала.

Казанның Вахитов районында берьюлы ике мәйданчыкта – Чехов базары территориясендә һәм Тинчурин урамындагы 19 нчы йорт тирәсендәге мәйданчыкта ярминкә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International