Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бәрәңге үстерү һәм яшелчәчелек торышы һәм әлеге тармактагы бурычлар хакында сүз алып барды.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Аерым алганда, Марат Әхмәтов сүзләренчә, ТРда бәрәңге үстерү һәм яшелчәчелек - азык-төлек базарының иң әһәмиятле өлешләре. Республикада азык-төлек бәрәңгесенә ихтыяҗ 450 мең тонна тәшкил итә, утыртырга кирәкне дә истә тотып, якынча 700 тонна икенче икмәк үстереп алу зарур. Шул ук вакытта бөтен төр хуҗалыкларда 1,3 миллион тонна бәрәңге үстерелә.
Республика үзен бәрәңге белән тәэмин итә ала, дип белдерде Марат Әхмәтов. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта республика икенче икмәкне үз ихтыяҗларына гына үстерү белән чикләнергә тиеш түгел. Республиканың бәрәңге үстерә торган районнары әлеге культура утыртыла торган мәйданнарны киметә башлаган, моңа юл куярга ярамый.
"Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бәрәңге - менә дигән бизнесны диверсификацияләү ысулы", - дип саный Марат Әхмәтов. Ул муниципаль районнарның бәрәңге кырларын ике яки өч тапкыр киметкәнлегенә мисаллар китерде: бу - Биектау, Питрәч, Лаеш, Балтач, Кукмара, Тукай районнары.
Шул ук вакытта, эре шәһәрләр янында урнашкан районнарда бәрәңге кебек ихтыяҗ зур булган яшелчәне һәрвакыт сату мөмкинлеге бар.
Алга таба министр республикада яшелчәчелек үсеше турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, бүгенге көндә районнарда мелиорация программасы бара. Өстәвенә, су сиптерү техникасын сатып алу, шулай ук яшелчә үстерү мәйданнарын саклап калган өчен субсидияләр каралган.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗ зур һәм хәзерге вакытта аларның актуальлеге арта бара. 2014 елда ярминкәләрдә 1,5 миллиард сумлык продукция сатылган. 2015 елның гыйнварында республиканың зур шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңадан үткәрә башлау карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика өчен яшелчәчелек өстенлекле юнәлеш булып кала, диде. "Бәрәңге һәм яшелчә үстерү өчен яхшы мөмкинлекләребез бар, без алардан файдаланырга тиешбез", - диде ул. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүгә килгәндә исә, бу эш дәвам иттереләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ярминкәләрдә катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә актив булышуны йөкләде. Моннан тыш, Президент ярминкәләргә үзе барып, районнар тәкъдим иткән продуктлар һәм аларга бәяләр белән танышачагын белдерде.